Әлмәт нефть институтында профсоюз оешмасының отчет конференциясе булып узды

2014 елның 12 октябре, якшәмбе
9 октябрь көнне Әлмәт нефть институты студентларының профсоюзы отчет конференциясе булып узды.

Традиция буенча ел дәвамында башкарылган эшләр хакында оешманың рәисе Гөлнара Борханова доклад белән чыгыш ясады. Ул студенларны социаль яклау, мәдәни, спорт чаралары турында сөйләде, хәйрия акцияләренә зур урын бирелүен ассызыклады. Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр, үз группасында институтның профсоюз оешмасы 2014 елда “Татнефть” ААҖ иң яхшы беренчел профсоюз оешмасы” исеменә лаек булды.

Очрашу ахырында студентлар “Татнефть” ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин һәм уку йортының ректоры Александр Емекеевка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International