Диләрә Ваһапова татарча җырлап “Голос” та сайлап алу турын узды

2014 елның 12 октябре, якшәмбе
10 октябрь көнне кичке 9 дан соң булган “Голос” тапшыруын күпләр зур игътибар белән карагандыр.

Казаннан 29 яшьлек Диләрә Ваһапова, танылган “Мураками” төркеме лидеры үзенең чыгышын татар телендә “Солдат” дигән җырдан башлады. Икенче куплеттан соң шушы ук җыр рус телендә дәвам итте. Дима Билан Диләрәне үз группасына алды. “Бу кадәр кыюлыкка мин борылмыйча булдыра алмадым” – дип белдерде ул. Леонид Агутин татар теленең бик ритмлы булын билгеләде. Шулай итеп, хәзер Диләрә Ваһапова сайлап алу турларын узып, шоуның соңгы вагонына электе. Моңа кадәр булган сайлап алу турын Татарстаннан ике вәкил - 29 яшьлек Александр Альберт һәм Әлмәттән Гөлшат Хамурзина уңышлы узган иделәр инде. Хәзер Татарстан данын өч җырчы яклаячак.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International