Ветераннарның күңелләре картаймый

2014 елның 12 октябре, якшәмбе
Өлкәннәр көне уңаеннан 20 нче санлы “Петушок” балалар бакчасында әлеге коллективта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар белән очрашу булып узды.

Үзләренең гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, нәни малай һәм кызларга әниләрен алмаштырган бу апалар чәй табыны артында балалар бакчасында эшләгән елларын искә төшерделәр. Ә аларның искә төшерердәй вакыйгалары күп булгандыр! Дания Рахманова, Вера Салминаның әлеге коллективтагы эш стажлары 30 елдан артык. Ашарга пешерүче Наилә апа Вәлиеваның тәмле ризыкларын балалар хәзер дә хәтерлиләр. Балалар бакчасы мөдире Галина Григорьева ветераннарны Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасы бергәләп фотога төшү белән тәмамланыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International