Әлмәт педагоглары Мәскәүгә абруйлы конференциягә Татарстан вәкиле булып бардылар

2014 елның 10 октябре, җомга
Россия халыклар дуслыгы университетында “Күп теллелек шартларында рус телен инновацион укыту” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды, анда чит илләрдән дә катнашучылар бар иде. Татарстаннан ике кеше – Әлмәт шәһәреннән рус теле һәм әдәбияте укытучылары Олеся Кузнецова (12нче мәктәп) һәм Любовь Скворцова (24нче мәктәп) катнашты. Алар конференция темасына докладлар белән чыктылар. Конференциядә катнашучылар Әлмәт укытучыларының чыгышларына югары бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International