“Чүккән” автомобильләр авариягә китерергә мөмкин

2014 елның 10 октябре, җомга
Юл хәрәкәте инспекторлары тимер атларның биеклеген махсус киметүне закон бозу гына түгел, авария китереп чыгаруга сәбәп дип тә бәялиләр.

Җитештерүче заводларда автомобильләрнең техник параметрлары, характеристикалары тәҗрибәле конструкторлар тарафыннан җентекләп исәпләнә, беренче чиратта иминлек таләпләре исәпкә алына. Машинаны һәртөрле үзгәртү иминлек таләпләрен бозу булып тора, иясенә генә түгел, җәяүлеләргә дә, бүтән транспорт чараларында баручылар өчен дә куркыныч тудыра.

Законда каралганча, автомобиль конструкциясенә үзгәреш кертелгән очракта аннан файдалану өчен махсус рөхсәт кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International