Бүген Бөтендөнья күз күреме көнен билгеләп үтәләр

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Дөньяда якынча 284 миллион кешенең күз күреме начар, 39 миллионы дөм сукыр.

Октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә ел да күз күреме көнен билгеләп үтү гадәткә керде. Бу сукыраю проблемаларын киметү өчен эшләнелә. Бигрәк тә көн дә телевизор карап, компьютер каршында утырып, сукырая барган балалар кызганыч. 19 миллион балада күз авырулары бар. Вакытында дәваласаң, 80 % очракта күз авыруларыннан котылып була, дип исәпли белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International