“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн! Урсалы микрорайонының Совет урамы бер ай инде төнлә яктыртылмый. Караңгыда өйгә кайту хәвефлегә әйләнде. Бу ни сәбәптән шулай, ут кайчан булачак?

Җавап: “Светсервис” предприятиесе хәбәр итүенчә. Совет урамында “Сетевая компания” ААҖнең филиалы электр белән тәэмин итү челтәренә реконструкция үткәрә (алюминий үткәргечләр изоляцияле үткәргечкә алыштырыла). Урам яктырту челтәре 30 ноябрьгә кадәр яңартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International