“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Мин Марат исемле, миңа 25 яшь. ТМС групп системасында эшлим. Әйтегез әле, балалы яшь гаиләгә социаль ипотека программасы буенча квартир күпме вакыт эчендә бирелергә тиеш? Моның берәр нормасы бармы?

Җавап: Чиратта тору һәм социаль ипотека программасы буенча квартир алу мәсьәләсе белән сезгә “ТМС групп” компаниясенең социаль ипотека белән шөгыльләнүчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International