Әлмәттә гриппка һәм ОРВИга каршы вакцинация башланды

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда гриппка каршы сезонлы вакцинация башланды. Республиканың медицина учреждениеләренә вакциналар тиешле күләмдә кайтарылды. Гриппка каршы түләүсез прививканы яшәү урыныдагы поликлиникада ясатырга мөмкин.

Әлмәттә беренчеләрдән булып район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре прививка ясаттылар. Прививканың зыяны юк, ул тавык аксымына аллергисе булган кешеләргә генә ярамый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International