Армиядән качып йөрүчеләргә штраф яки ирегеннән мәхрүм итү яный

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Сентябрь аенда Әлмәт шәһәр прокуратурасында хәрби хезмәткә барудан качып йөрүчеләргә карата өч җинаять эше кузгатылды. Тикшерүдән күренгәнчә, 1990, 1991 һәм 1993 елда туган бу гражданнар нигезле сәбәпләре булмаган хәлдә хәрби комиссариаттан алынган повесткаларга игътибар итмәгәннәр, хәрби комиссариатка килмәгәннәр, шул рәвешле хәрби хезмәткә алынудар качып йөргәннәр.

РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1нче өлешендә мондый җинаять өчен 200 000 сумга кадәр штраф яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International