Әлмәттә экологик декада башланды

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Санитария-экология хәлен яхшырту, кыш башланыр алдынна чисталык һәи тәртип урнаштыру максатында 8-18 октябрьдә Әлмәт районында экология декадасы башлана. Ул экологик шимбә өмәсе белән төгәлләнәчәк.

Территориаль җәмәгать советлары, сәнәгать предприятиеләре, төзү оешмалары, акционерлык җәмгыятьләре, сәүдә оешмалары, уку йортлары һ.б. экология декадасында актив катнашырга, беркетелгән территорияләрендә тиешле тәртип урнаштырырга бурычлы.

Шулай ук экология ункөнлеге һәм Бөтенроссия агач утырту акциясе кысаларында районда агач утырту дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International