Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе була

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
11 0ктябрьдә Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Ул “Шифа” сәүдә үзәгенең автотранспорт парковкасында оештырыла (Төзүчеләр проспекты, 10а).

Ярминкәдә товарлар социаль бәяләр белән сатыла. Социаль яклау идарәсе авыр капчыкларны өлкән яшьтәгеләргә бушлай илтеп бирүне оештыра, ә волонтерлар машинага илтеп салырга ярдәм итәчәк.

Ярминкә 8.00 сәгатьтән эшли башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International