1 ноябрьдән милек салымы түләү срогы чыга

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе 1 ноябрьдән физик затларга 2013 ел өчен милек салымы түләү срогы чыгуын искә төшерә.

Салымны вактында түләмәгән очракта һәр артык көн өчен пеня язылып бара. Моннан тыш, салым органы җыелган бурычны мәҗбүри түләтү чаралары күрә, салым түләүчегә түләү турында таләп җибәрә. Сораулар туган очракта салым инспекциясенең операцияләр залындагы 7нче яки 8нче тәрәзәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлмәт салым инспекциясе С.Сөләйманова урамындагы 1а йортка урнашкан.

“Кайнар” линия телефоннары:

32-21-36, 32-21-13,

Милек салымнары буенча: 39-40-83, 39-40-84.

Салым түләчеләргә уңайлы булсын өчен физик затлар түбәндәге график белән кабул ителә:


Дүшәмбе, чәршәмбе 9.00-18.00

Сишәмбе, пәнҗешәмбе 9.00-20.00

Һәр атнаның 2нче һәм 4нче шимбәсе 10.00-15.00

Якшәмбе ял көне.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International