“Нефтяник” командасы “Буран”ны зур исәп белән отты

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
“Воронеж” шәһәреннән “Буран” командасы белән үз бозында очрашуда “Нефтяник” командасы шайбаларны коеп кына торды. 26нчы минутка инде каршы як капкасына 4 җавапсыз шайба кергән иде. Алар Павел Корнилов, Вячеслав Андрющенко, Александр Сумин һәм Ленар Мансуров исәбендә. Аннары кунаклар 2 гол кертә алды, ә инде калган вакытта боз хуҗалары гына шатланды. Яшь Даниил Орехин “Нефтяник”та үзенең беренче шайбасын кертте, тагын ике тапкыр Максим Хапов уңышка иреште, ә уен бетәргә 2 минут кала нокта куючы Ленар Мансуров булды – исәп 8:2!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International