Әлмәттә Татарстан нефтенең төп күргәзмәсе эшли башлады

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә «Нефть. Газ. Энерго. Химия. Экология. Сәнәгать куркынычсызлыгы 2014» XIII халыкара специальләшкән күргәзмәсе эшли башлады. Аны үзенең белгечләре һәм бүлекчәләре, шулай ук Россиянең һәм Татарстан Республикасының нефть-газ тармагы предприятиеләре өчен “Яңа меңьеллык” күргәзмә комитеты үткәрә. Быел күргәзмәнең чикләре шактый киңәйде: Россиянең 50дән артык шәһәреннән предприятиеләр һәм чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукцияләре белән катнаша.

Катнашучыларны һәм кунакларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде.

“Татнефть” компаниясеннән сәламләү сүзе белән техник фәннәр докторы, “Татнефть” ААҖнең Сәүдә-техника йортының директор урыбасары Иван Калачев чыкты.

Күргәзмә үзенең эшен 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Адресы: Әлмәт, Белоглазов урамы, 62а, Alnas манежы.

Эш сәгатьләре: 8-9 октябрьдә 9дан 18 сәгатькә кадәр, 10 октябрьдә 9дан 13 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International