Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Иман нуры иңсен күңелләргә
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына алып чыга торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер.
Р. Фәхреддин
Бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең әлеге сүзләре гасырлар дәвамында актуальлеген югалтмыйча, ата-аналар һәм җәмгыять алдында торган бурычларны ачык чагылдыра. Соңгы берничә елда телебезгә, динебезгә булган игътибарның артуы, тарихка йөз белән борылу ата-бабаларыбыздан калган күркәм традицияләрне торгызырга, тәрбия алымнарын киредән кулланышка кертергә яңа мөмкинлекләр ача. Районда һәм шәһәрдә оештырылган күп төрле чаралар да әлеге күтәрелешнең күркәм бер чагылышы дип әйтергә тулы нигез бар.
7 октябрь көнне “Иске Әлмәт” мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен Корбан бәйрәме уңаеннан “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән чара булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары бүлекчәсе, Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге инициативасы белән оештырылган чара татар балаларына дини бәйрәмнәребезнең әһәмиятен, тәрбияле, әхлаклы булып үсүенең иң туры юл икәнлеген аңлату, аларны кызыксындыруга юнәлдерелгән иде.
Бәйрәмдә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Зәһретдинова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев, ӘДМХИ проректоры, ТР Язучылар оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев, башка рәсми затлар, 1 нче гимназия, 1 нче лицей, 1 нче, 16 нчы мәктәп укучылары, укытучылар катнашты.
Чара Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрикләве белән башланып китте. Ул залда утыручы балаларга дин һәм әхлак тәрбиясе, тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде, тәртипле, бөтен яклап та укымышлы булуларын теләде.
Флүс Гарипов үзенең чыгышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховның сәламнәрен җиткерде. Район һәм шәһәребездә халыкны дингә тарту, милли гореф-гадәтләребзне киредән кайтару, әхлак тәрбиясенә кагылышлы мәсьәләләренең дәүләт югарылыгында хәл ителүен ассызыклады.
Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы барышында Коръәннән аятьләр укылды, мөнәҗәтләр, тәрбия, әхлак темасына багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады.
Кичүчат авылыннан Р.Фәхреддиннең мемориаль музее хезмәткәрләре дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр. Фойеда балалар өчен “Ачык сандык” күргәзмәсе оештырылды, залда утыручы балалар белән галимнең тормыш, хезмәт юлына кагылышлы викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, дин тәгълимәтләрен белүләрен күп тапкырлар расладылар.
Чараны оештыручылар – Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зыятдинова , “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова билгеләп узганча, “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән бәйрәмнең төп максаты – үсеп килүче яшь буынның күңелләренә берникадәр булса да әхлак, тәрбия орлыклары салу.
– Эшебез изге, ул дәвамлы булыр дип ышанабыз. Бергә булсак, аңлашып эшләсәк, нәтиҗәләре дә озак көттермәс,– диделәр алар.
Бәйрәмдә катнашучылар, барлык оештыручылар исеменнән олы ярдәмнәрен күрсәткән иганәчеләргә, “Татнефть-УРС” җәмгыяте, шәхсән аның җитәкчесче Динус Миргалиевич Төхфәтуллинга, “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хамисович Хәлимовка, Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясе коллективына, бәйрәм концертында үзләренең чыгышлары белән сөендергән артистларыбызга олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Чара укучылар һәм кунаклар өчен әзерләнгән Корбан ашы белән тәмамланды.
Фәрдия ХӘСӘНОВА
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз