9 ай йомгаклары буенча Әлмәт республика экономикасында һаман да алгы урында

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Прогнозларга караганда, Әлмәтрайонында 2014 елда тулай территориаль продукт үсеше 2,3% дәрәҗәсендә бәяләнә (былтыр 6,6%). 2014 елның узган 9 ае йомгаклары буенча Әлмәт республика экономикасында әүвәлгечә алдынгы урыннарның берсендә. Бу хакта бүген иртәнге планеркада район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов белдерде. Әлмәт районы тулай региональ продукт формалаштыруда лидерларның берсе булып тора. Шуңа күрә тулаем республиканың социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре Әлмәт районына нык бәйле. Әлмәт районы җан башына акча керемнәре дәрәҗәсе ягыннан икенче урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International