“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Иске Әлмәттәге мәдәният йорты кебек корылма яки заманча спорт комплексы Түбән Мактамада да булсын иде. Чөнки бистәдә күп балалы гаиләләр һаман арта бара, балалар шәһәр юлында вакыт үткәргәнче үзебездә шөгыльләнә алырлар иде. Рәхмәт.

Җавап: Чыннан да, Түбән Мактамага Яңа мәдәният йорты бик кирәк. Әмма республикада гамәлдә торган программа нигезендә авыл җирләрендә кечерәк клублар гына төзелә. Бу исә халкы 11 меңнән артып киткән бистә ихтыяҗларына җавап бирми.

Шунлыктан Түбән Мактама башкарма комитеты бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап РФ мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итте. Әлегә җавап юк.

Республика һәм район масштабындагы төрле конкурсларда актив катнашып, алдынгы урыннар алган өчен приз сыйфатында бүләк – ачык спорт комплексы бирелгән иде, ул “Сабантуй” микрорайонында урнаштырылды. Аңа волейбол, баскетбол мәйданчыклары, спорт шәһәрчеге керә. Хәзер спорт комплексы тирәсендәге территория төзекләндерелә.

Шунысын әйтергә кирәк, бистә кешеләренең күп санлы үтенечләрен исәпкә алып, “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге тарафыннан Түбән Мактамада заманча спорт комплексы булдыру турында карар кабул ителде. Хәзер проект-смета документлары әзерләнә. Комплексны төзи башлау турында район матбугатында хәбәр ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International