Дәүләт Думасында армиягә алуны елга бер тапкыр үткәрергә тәкъдим иттеләр

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Дәүләт Думасында хәрби хезмәт үтү системасын үзгәртергә, аны үтү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче закон проекты эшләргә тәкъдим иттеләр.

Проектның авторы Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы Алексей Журавлев хезмәткә елга бер тапкыр гына чакырырга тәкъдим итә, бу бюджет чыгымнарын киметергә һәм солдатларны дедовщина күренешеннән коткарырга мөмкинлек бирер дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International