Бер атна эчендә Әлмәттә 4 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Татарстанда 23 ВИЧ-инфекция йоктыру очрагы теркәлгән, шуның 4есе Әлмәт районына туры килә.

Казанда 8 очрак, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында 2шәр, Бөгелмә, Буа, Зәй, Сарман һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International