Әлмәттә Корбан бәйрәменә багышлап балалар өчен бәйрәм оештырылды

2014 елның 4 октябре, шимбә
Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм булды. Мондый чараны Әлмәт мөхтәсибәте беренче тапкыр оештырды. Сәхнәдән Корьән аятьләре, мөнәҗәтләр, шигырьләр яңгырады. Җыелган кешеләрне бәйрәм белән Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм район башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов котлады.

Балалар һәм аларның әти-әниләре төрле уеннарда, викториналарда катнаштылар, призлар, бүләкләр алдылар. Шулай ук корбан итеннән пешерелгән пылау һәм чын самавырдан кайнар чәй белән сыйландылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International