Әлмәт ветераннарын Корбан бәйрәменә багышланган төшке ашка чакырдылар

2014 елның 4 октябре, шимбә
Бүген шәһәр паркындагы “Ассоль” кафесында Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм ашы булды. Тантаналы табында шәһәрнең фәкыйрьрәк яшәгән олы яшьтәге кешеләре, шулай ук мәчетләрдә эшләгән ветераннар чакырылган иде.

Ветераннарны Корбан бәйрәме белән Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов һәм район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов котлады. Ветераннар өчен Әлмәт шәһәре һәм Габдрахман авылы башкаручылары концерт куйды.

Ахырда ветераннарның һәммәсенә Әлмәт мөхтәсибәте әзерләгән азык-төлек пакетлары өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International