Әлмәттә “Глаголица” китап уку бәйрәме булды

2014 елның 4 октябре, шимбә
4 октябрьдә шәһәр паркында “Глаголица” китап укучылар бәйрәме булды. Аны “Счастливые истории” балаларны яклау хәйрия фонды (Казан) оештырды. Чараны ачу тантанасында Фондның идарә рәисе Ирина Хөснетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, Россиянең танылган язучылары катнашты. Әлеге чарада балалар танылган язучылар Сергей Махотин, Михаил Яснов, Анна Русс, Андрей Абросимов һәм әдәби тәнкыйтьче Ксения Молдавская белән очраштылар. Бәйрәмдә викториналар булды, Әлмәтнең баш архитекторы Алмас Идрисов балалар белән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Җиңүчеләр, “Глаголица” китап уку бәйрәмендә актив катнашучылар истәлекле призлар, Әлмәт татар дәүләт драма театрына билетлар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International