Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов дин тотучыларны көтеп алынган изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итте, безнең районда һәм шәһәрдә ислам традицияләренә – ата-бабаларыбыз мирасына игътибар зур булуын әйтте. Дин тотучылар өчен барлык шартлар бар. Мәҗит Хаҗип улы район мөселманнары, башка диндәгеләр белән татулыкта булып, алга таба да җәмгыятьтә рухи яңарыш процессында актив роль уйнарлар дип ышаныч белдерде.
Гает намазыннан соң корбан чалу йоласы башланды. Муниципалитет, “Татнефть” компаниясе һәм предприятие җитәкчеләре кайгыртуы, уртак тырышлык белән соңгы елларда корбан чалу машина белән керү-чыгу өчен уңайлы булган махсус мәйданчыкта башкарыла. Анда санитария кагыйдәләре саклана, калдыкларны җыю урыннары бар, тиреләр кабул ителә.