Украина гражданнарының Әлмәткә килүе дәвам итә

2014 елның 3 октябре, җомга
Әлмәттә үз илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган Украина гражданнарын кабул итү, урнаштыру һәм аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итү буенча эш төркеменең утырышы булды, аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков үткәрде.

2014 ел башыннан Әлмәткә Украинадан 409 кеше килгән, 139 кеше киткән. Бүген күчеп килүчеләр 270 кеше исәпләнә, шуларның 69ы балалар. 21 кеше вакытлыча яшәргә, 45 кеше вакытлыча сыенырга рөхсәт алган. Россия гражданлыгы алырга теләп гариза бирүчеләр юк.

Күчеп килүчеләрнең төп проблемалары торак булмауга һәм матди хәлләренең тотрыксызлыгына бәйле. ӘМР җитәкчелеге аларга эшкә урнашуда һәм башка мәсьәләрне хәл итүдә булыша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International