Мәҗит Салихов педагогларны Укытучы көне белән котлады

2014 елның 3 октябре, җомга
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов мәгариф идарәсе коллективын һәм педагогик хезмәт ветераннарын Укытучы көне белән котлады. Тантаналы кичә драмтеатр бинасында булды.

Район башлыгы укытучыларга ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталарын һәм күкрәк билгеләрен, шулай ук район советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Педагогларны профессиональ бәйрәм белән шулай ук халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров тәбрикләде.

Үз коллективына мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев та котлау сүзләре әйтте. Театр сәхнәсендә укытучылар өчен матур концерт булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International