4 октябрьдә Корбан бәйрәме була

2014 елның 3 октябре, җомга
Быел Ислам дине тотучыларның иң олы бәйрәмнәреннән берсе Корбан бәйрәме 4 октябрьгә шимбә көнгә туры килә. Бу көнне иртән 7.00 сәгатьтә район һәм шәһәрнең барлык мәчетләрендә гает намазы укыла, 8.00 сәгатьтә махсус мәйданчыкта корбан чалу башлана. Моның өчен “АПОПАТ” һәм МУП “АТУ” автобуслары 4 октябрь көнне 7.30 сәгатьтән башлап шәһәрнең үзәк мәчете белән корбан чалу мәйданчыгы арасында йөриячәк.

Шулай ук бу көнне Әлмәт районы мөхтәсибәте шәһәр паркында 14.00дән 17.00 сәгатькә кадәр Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International