1,3 меңнән артык татарстанлыны - контракт буенча хәрби хезмәткә
2014 елның 3 октябре, җомга
(Казан, 3 октябрь, , Надежда Гордеева). РФ Оборона министрлыгы тарафыннан РФ Кораллы көчләрен контракт нигезендә тулыландыру системасын камилләштерү буенча эш алып барыла. Быел Татарстан алдына хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү буенча 1,3 мең кеше әзерләү бурычы куелган. Хәзер республика бурычын 70 процентка үтәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстан хәрби комиссары – ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Погодин белдерде.