Әлмәттә православие күргәзмә-ярминкәсе булачак

2014 елның 3 октябре, җомга
Православие күргәзмә-ярминкәсе 24-28 октябрь көннәрендә “Нефтьче” мәдәният сараенда үтәчәк. Керү ирекле, эшләү сәгатьләре 10нан 19га кадәр.

24 октябрьдә ачылуга тантаналы гыйбадәт була. Чара көннәрендә кунаклар антиквар лавкасында православие тематикасына караган бизәнү әйберләре, үзләренә һәм якыннарына исемле кашыклар сатып алырга мөмкин. Һәр көнне “Осталар ярминкәсе” эшли, анда теләгән кешеләр тукымадан чәчәкләр һәм башка әйберләр ясау буенча мастер-класслар үтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International