Бүген Россиядә ОМОН көне билгеләп үтелә

2014 елның 3 октябре, җомга
Бүген Россиядә РФ эчке эшләр министры Борис Грызлов 2002 елда имзалаган приказ нигезендә полициянең махсус бүлекчәсе – ОМОН хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. ОМОН отрядлары СССР эчке эшләр министры приказы белән беренче тапкыр 1988 елның октябрендә оештырыла башлый. 90нчы еллар ахырына алар инде Россиянең бөтен төбәкләрендә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International