Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" Директорлар советы утырышын үткәрде

2014 елның 3 октябре, җомга
ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2014 елның 8 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре тикшерелде һәм агымдагы елның октябрь ае һәм IV кварталына бюджет расланды.

Директорлар советы югары үзлекле нефть чыганакларын эшкәртү программасының үтәлеше хакындагы мәгълүматны тыңлады. Хәзерге вакытта Әшәлче чыганагында 31 парлы һәм 7 пароциклик скважина эшли, алардан тәүлегенә уртача 700 тоннадан артык нефть суыртыла. Катлам басымын саклау системасын камилләштерү хакында да мәгълүмат бирелде. Бүгенгә 2011-2015 елларга исәпләнгән программа тормышка ашырыла. Ул геологик-техник чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Утырышта компаниянең шина җитештерү тармагын үстерү юллары тикшерелде, аның бүлендек һәм бәйле җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәлелеге бәядәнде.

Директорлар советы утырышында "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенә кагылышы башка мәсьәләләр дә тикшерелде, дип белдерә "Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International