Роскомнадзор укучылар турында персональ мәгълүматларны мәктәп сайтларыннан бетерергә куша

2014 елның 3 октябре, җомга
Роскомнадзор, укучылар турында персональ мәгълүматларны рәсми сайтларыннан алуны таләп итеп, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм көллиятләргә мөрәҗәгать җибәрде. Ведомство 2 меңнән артык мәгариф учреждениесендә закон бозулар барлыгын ачыклады.

Хәзер мәгариф оешмаларында укучыларның исемлекләрен интернетка ачык рәвештә урнаштыру тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International