Әлмәтлеләр сыйфатсыз ягулык сатучы АЗСлар турында бөтен дөньяга сөйли алалар

2014 елның 3 октябре, җомга
АЗСларда сыйфатсыз бензин сату фактларын ачыклау буенча Россиянең 5 төбәгендә 2014 ел башыннан рейдлар үткәрелә. Бу глобаль проектта Татарстан да катнаша. Октябрь башыннан акциянең чикләре киңәйтелде – АЗСлардагы яраксыз ягулыкны бөтен халык эзли башлый. Татарстанда яшәүче һәр кеше “Мониторинг АЗС” вэб-кушымтасын яздырып алып, сыйфатсыз ягулык турында үз мәгълүматын тапшыра ала. Тик бер “ләкин” бар: моның өчен теркәлгән булу кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International