Бүген Бөтендөнья елмаю көне

2014 елның 3 октябре, җомга
Бөтендөнья елмаю көне ел саен октябрьнең беренче җомгасында үткәрелә. Бәйрәмнең тарихы рәссам Харви Бэлл исеменә бәйле.

Ул узган гасыр уртасында Америкада яшәгән, иҗаты бернәрсә белән дә аерылып тормаган. Әма бервакыт аңа State Mutual Life Assurance Company of America иминият компаниясе вәкилләре үз компанияләренә визит карточкасы – берәр истә калырлык символ уйлап табуын үтенеп мөрәҗәгать иткәннәр.

Бэлл заказчыларга хәзер интернеттан файдаланучылар “смайлик” атый торган әйбер – елмаюлы сары йөз тәкъдим иткән. Компания эшне кабул иткән, рәссамга илле доллар акча түләгән. Шул рәсем төшкән значоклар ясатып, бөтен персоналга тараткан.

Әлеге “визитка” шаккатарлык уңыш казанган. Компаниянең клиентлары яңалыкка мөкиббән булганнар, берничә айдан 10 меңнән артык шундый значок ясап таратылган. Бөтендөнья елмаю көне беренче тапкыр 1999 елда билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International