Әлмәт мәшгульлек үзәгендә ветераннарны хөрмәтләү булды

2014 елның 3 октябре, җомга
Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көнендә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә үзәктә эшләгән ветераннарның коллегалары белән очрашуы булды.

Ветераннар өчен оештырылган чәй табынында алар мәшгульлек үзәгендә эшләгән елларын, 90нчы еллардагы экономик кризис, югары дәрәҗәдә эшсезлек, предприятияләрдә массакүләм кыскартулар кебек авырлыкларны искә алдылар. Ул елларда үзәк хезмәткәрләреннән аеруча җаваплылык күрсәтү таләп ителә иде.

Очрашу бәйрәмчә җылылык белән үтте. Ветераннар үз коллективлары белән алга таба да очрашырга өметләре барын белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International