Мәҗит Салихов совет һәм башкарма комитет ветераннары белән очрашты

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген ӘМР советы һәм башкарма комитеты ветераннары “Ветеран” үзәгенә җыелдылар. Биредә өлкән яшьтәгеләр көне хөрмәтенә бәйрәмчә төшке аш булды. Тантаналы чарада район башлыгы Мәҗит Салихов катнашты. Үзенең чыгышында ул ветераннарга район һәм шәһәр үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Бу көнне традиция буенча муниципаль хезмәт ветераннарын – юбилярларны хөрмәтләү булды. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашкан ветераннар билгеләп үтелде.

ӘМР советы һәм башкарма комитеты ветераннар советы рәисе Римма Мифтахетдинова ветераннар исеменнән район башлыгына рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук ярдәмчесе Рәеф Гайниев аша Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровка да рәхмәт тапшырылды. Ветераннар кайгырту һәм игътибарлары өчен рәхмәтләрен аларга шул рәвешле җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International