1 ноябрьдә милек өчен салым түләүнең соңгы көне

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе 1 ноябрьдә физик затларның милек өчен салым түләү срогы чыгуын хәбәр итә.

Салым билгеләнгән вакыт эчендә түләнмәсә, һәр артык көн өчен пеня алыначак. Бу чара да ярдәм итмәсә, бу хакта мәгълүмат суд приставларына тапшырылачак. Бу хакта журналистларга район башкарма комитетының экономика идарәсе җитәкчесе Айдар Каюмов, салым инспекциясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында үткән брифингта әйтелде.

Салым түләү уңаеннан туган сораулар белән салым инспекциясенең операцияләр залында 7нче яки 8нче тәрәзәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Әлмәт, С.Сөләйманова урамы, 1а йорт.

“Кайнар линия” телефоннары:
32-21-36, 32-21-13,

Милек салымнары буенча: 39-40-83, 39-40-84.

Салым түләүчеләргә уңайлырак булсын өчен физик затлар түбәндәге график белән кабул ителә:
Дүшәмбе, чәршәмбе 9.00-18.00
Сишәмбе, пәнҗешәмбе 9.00-20.00
Айның 2нче һәм 4нче шимбәсе 10.00-15.00
Якшәмбе – ял көне.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International