Әлмәттә Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге бара

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Халыкара Өлкән яшьтәге кешеләр көнен уңышлы үткәрү өчен район башлыгы тарафынннан махсус чаралар планы расланган иде. Ветераннарны хөрмәтләү чаралары 26 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итеп, 43 меңнән артык пенсионерны колачлый.

Бер генә пенсионер да игътибардан читтә калмасын дип аларны хөрмәтләү өчен төрле финанс чыганаклары (предприятиеләр, хәйрия фондлары, муниципаль бюджет) файдаланыла.

Өлкән яшьтәгеләргә багышланган чаралар матбугатта киң яктыртыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International