Әйберләргә – икенче тормыш

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Туган җирләреннән аерылып, Украинадан безнең якка күчеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен үзегезгә кирәк булмаган кием-салымны, башка әйберләрне социаль яклау идарәсенә китерергә кирәк. Шкафларда шундый әйберләр җыела бит, киелми дә, ташларга да жәл. Нигә шуларны алып килмәскә? Украина качаклары бит бөтен әйберләрен калдырып китәргә мәҗбүр булганнар, өсләрендә җәйге юка кием генә. Яңа кием алырга мөмкинлекләре дә юк.

Без аларга бергәләп ярдәм итә алабыз. Җылы киемнәр сорап 50 гаилә мөрәҗәгать итте инде, алар өчен барлыгы 152 900 сумлык әйбер җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International