Әлмәт драмтеатры труппасы «МАСКЕРАДЪ» фестивалендә катнаша

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт драма театры артистлары Михаил Лермонтов әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең бөтенроссия “МАСКЕРАДЪ” фестиваленә “Гашыйк Кәриб” спектакле белән киттеләр.

“МАСКЕРАДЪ” фестивале Пенза шәһәрендә кичә башланды, 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программада – сигез театрның 9 спектакле, шулай ук иҗади очрашулар, мастер-класслар, хәзерге драматургия лабораторияләре, “Лермонтов экранда” исеме астында элек төшерелгән фильмнар күрсәтү.

Әлмәтлеләр үз спектакльләрен бүген, 2 октябрьдә куялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International