Әлмәттән Вальмер Гыйлманов автомобильчеләр ярышында алтынчы булды

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрьдә Казанда машина йөртү осталыгы буенча Өлкән яшьтәгеләр көненә багышлап үткәрелгән IV республика конкурсының финалы булды. Анда 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын кызлар – барлыгы 44 кеше катнашты. Алар машина йөртү осталыгы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча көч сынаштылар.

Әлмәт шәһәре вәкиле Вальмер Гыйльманов лаеклы 6нчы урын алды, аңа диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International