Әлмәттә «Нефть. Газ. Энерго. Химия. Экология. Сәнәгать иминлеге-2014» күргәзмәсе була

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
8-10 октябрьдә Әлмәттә «Нефть. Газ. Энерго. Химия. Экология. Сәнәгать иминлеге-2014» XIII халыкара күргәзмәсе була. “Яңа меңьеллык” күргәзмә компаниясе “Татнефть” ААҖ булышлыгы белән компаниянең белгечләре һәм бүлекчәләре, шулай ук Россия һәм Татарстанның нефть-газ тармагы предприятиеләре өчен ел саен үткәрә.

Күргәзмәдә РФнең 30 шәһәреннән предприятиеләр һәм чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукцияләре белән катнашачак.

Күргәзмә Белоглазов урамында Alnas манежында үткәрелә.

Ул 8-9 октябрьдә 9-18 сәгатьләрдә, 10 октябрьдә 9дан 13 сәгатькә кадәр эшлиячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International