Видеоконференциядә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру турында сүз барды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыруны оештыру мәсьәләсе турында киңәшмә бүген видеоконференция режимында үтте. 2014 елның ноябрь уртасына юбилей медальләре Татарстан Республикасына кайтачак, аннары районнарга җибәреләчәк.

ТР президенты Рөстәм Миннеханов югары бүләкләрне 20 декабрьгә кадәр тапшырачак, аннары бу вәкаләт район башлыкларына күчә. 1 майга кадәр барлык муниципаль берәмлекләрдә дә медальләр ияләренә тапшырылып бетәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International