Армиягә көзге чакыруны лаеклы итеп үткәрергә кирәк

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
1 октябрьдә Россиядә армиягә көзге чакыру башлана. Чакыру комиссиясе утырышында аңа әзерләек һәм язгы чакыруның йомгаклары турында Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров сөйләде. Язгы чакыру оешкан төстә үткән, чакыру планы уңышлы үтәлгән.

Быел яздан башлап чакыру кәгазе тапшыру тәртибе үзгәрде. Хәзер призывниклар чакыру башлану белән повестка алу өчен военкоматка үзләре килергә тиеш. Бу яңалык һәм закондагы башка үзгәрешләр турында, шулай ук армия хезмәтеннән качып калырга тырышу өчен җаваплылык турында район башлыгы Мәҗит Салихов тагын бер кат искә төшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International