Әлмәт моржлары сезонны ачтылар

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Әлмәт моржлары яңа сезонны Кама елгасында йөзү белән ачтылар. Марафонда Можга, Лениногорск, Әлмәт һәм Алабуга йөзүчеләре катнашты. Барлыгы 21 спортчы старт алды.

Дистанцияләр төрлечә – 500 метрдан башлап 2,5 километрга кадәр иде. Марафонның төп какгыйдәсе шул – салкын суда кимендә 1 сәгать булырга кирәк иде. Ул көнне су температурасы 14 градус иде, нык салкынрак суда да йөзгән моржларның моңа исе китмәде. Судан чыгуга марафончыларны балык шулпасы, кайнар чәй, мунча көтә иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International