Мәҗит Салихов ветеранны туган көне белән котлады

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Любовь Козлованы 93 яше тулу белән котлады. Район башлыгы ветеранга истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырды, җылы котлау сүзләре әйтте.

Любовь Ивановна 1921 елда Горно-Алтайск шәһәрендә туган. Аны 1942 елның апрелендә армиягә алып Омск каласына укырга җибәрәләр. Укып чыгуга Стлинград фронтына җибәрәләр, анда кыз хәрби прокуратурада секретарь эшен башкара. 1943 елның декабрендә хуҗалык часте буенча бухгалтер итеп күчерәләр, ул сугышчыларга обмундирование, паеклар җибәреп тора.

Сугыштан соң Любовь Ивановна туган шәһәренә кайта, мәгариф бүлегенең план-экономика бүлегендә эшли.

1948 елда Козловлар гаиләләре белән Әлмәткә күчеп киләләр. Ул башта МГПЗда өлкән бухгалтер була, аннары пенсиягә чыкканчы АРСУда өлкән бухгалтер булып эшли.

Сугыш ветеранын котларга АРСУдан, Ветераннар советыннан, социаль яклау идарәсеннән дә килгәннәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International