Әлмәтлеләрнең мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акча җыю турында хәбәр итүләрен үтенәләр

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Шәһр прокуратурасы тарафыннан белем алуның һәркем өчен түләүсез мөмкинлеге тәэмин ителүен, шулай ук ата-аналарны акча китерергә мәҗбүр итү фактларын ачыклау буенча тикшерү үткәрелә. Гражданнарның прокуратура органнарына мөрәҗәгатьләреннән күренгәнчә, бакчаларда һәм мәктәпләрдә төрле сылтаулар белән ата-аналарны акча тапшырырга мәҗбүр итү фактлары булып тора әле. хәйрия ярдәме, үз теләкләре белән җыю дигәннәре чынлыкта мәҗбүри акча җыю булып чыга.

Шул уңайдан Әлмәт прокуратурасы мондый фактлар турында прокуратурага язмача яки телдән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген хәбәр итә. Адрес: Әлмәт, Мәрҗани урамы, 84а йорт. Телефон 32-59-33, прокуратураның сайты alm.prok@tatar.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International