Әлмәттә XI авыл “Сәламәтлек” спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында ТР шахмат чемпионаты үтте
2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
26-18 сентябрьдә Әлмәттә XI авыл “Сәламәтлек” спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында ТР шахмат чемпионаты үтте
Аны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте белән бергә үткәрде. Ярышка Татарстан Республикасының 22 авыл районы командалары килгән иде, катнашучылар саны 100 кеше чамасы булды.