Кичә “Нефтьче” мәдәният йортында “Безнең заман” фестивале булып узды

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Эшләүче яшьләрнең иҗат телевизион фестиваленең зональ этабы тәмамланды.

Кичә аның гала-концерты узды. Тамашада Әлмәтнең “Татнефть” һәм “Торба заводы” командаларыннан тыш, Әгерҗе, Нурлат, Азнакай, Җәлил иҗат коллективлары да бар иде. Җиңүчеләр дип Әлмәт һәм Әгерҗе коллективлары табылды. Алар октябрь азагында Казанда узачак суперфиналда үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International