“Алнас”та Машина төзүче көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
“Алнас” заводында Машина төзүче көнен бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр. Заводта эшләүчеләрне һәм ветераннарны бәйрәм белән Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков һәм заводның башкарма директоры Сергей Саченко котлады.

Николай Богданчиков завод коллективына һәм ветераннарга шәһәр экономикасына зур өлеш кертүләре, шулай ук шәһәрнең җәмәгать тормышында, 17нче СМС территориясен төзекләндерүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан “Алнас” хезмәткәрләренә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, ӘМР советы һәм башкарма комитетының, “Римера” компанияләр төркеменең һәм заводның бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International